Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Алабугадагы фаҗига: күп балалы гаилә башлыгы балалары янгында һәлак булган, үзе комага төшкән

Исегезгә төшерәбез, 14 мартта Алабугадагы шәхси йортта янгында ике бала — 12 яшьлек кыз һәм өч яшьлек малай һәлак булды.

Бу хакта" Татар-информ " га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шәхси йортта әнисе һәм әтисе һәм аларның дүрт баласы яшәгән. Янгын вакытында әниләре бер баласы белән читтә була, ә өйдә әтисе өч баласы белән кала. 

Янгын сүндерүчеләр килгәнче, янган йорттан 29 яшьлек гаилә башлыгы һәм аның 8 яшьлек улы үзләре чыгып китә алганнар. Икесе дә тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Хастаханәдә әти кеше комага төшә, хәзер ул Чаллыдагы БСМПда. — дип хәбәр итә «Татар-информ»

Алабугада балалар һәлак булган коточкыч янгыннан соң, 29 яшьлек әти кеше комага төшә. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли.

Хөрмәтле район халкы! Исегезгә төшерәбез, үз куркынычсызлыгыгызны тәэмин итәр өчен, янгын турында вакытында белер өчен, өйдә тавыш янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз. Ул төтенгә һәм җылылыкка реакция бирә. Мондый тавышлы янгын хәбәрчесе кешеләрнең гомерләрен саклап калган мисаллар күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алабугадагы фаҗига: күп балалы гаилә башлыгы балалары янгында һәлак булган, үзе комага төшкән