Лаешның 2нче мәктәбенең 1нче «Б» сыйныфында «Минем кече Ватаным«дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсы булып узды.
Укучылар җирле шагыйрьләрнең шигырьләрен, шул исәптән Светлана Соловьеваны да, декламацияләделәр. Чыгышны «Лаеш» җыры белән тәмамладылар. Балалар ордены рәисе Зөһрә Лезина катнашучыларның яхшы әзерлекләрен һәм артистлыкларын билгеләп үтте. Барысына да дипломнар һәм бүләкләр бирелде.
Нет комментариев