«Радуга добра» хәйрия фондында Кыямовлар гаиләсенең нинди ярдәм алуы турында сөйләделәр.

Гөлнара Кыямова 25 Октябрь исемендәге совхоз бистәсендә яши. Өч баласын үзе генә тәрбияли. Олы кызында тумыштан авыр авыру — ДЦП. Һәм хәйриячеләр гаиләне ярдәмсез калдырмыйлар. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан волонтер Наталья Лисафина командасы мохтаҗ гаиләләр өчен азык-төлек җыелмалары сатып алуны оештырды. Ә волонтер Марина азык-төлекне Гөлнара Кыямова йортына илтеп җиткерде. Ул хәйриячеләргә ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле.
Фото «Салават күпере» хәйрия фонды
Нет комментариев