Чирпы-Мирәтәк юлы төзелеше тәмамлануга якынлаша
Бу хакта Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов үзенең аккаунтында хәбәр итә.
Белешмә өчен
Җирлек составына өч торак пункт керә: Имәнкискә авылы, Чирпы авылы һәм Мирәтәк авылы.
Кечкенә генә Мирәтәк авылында 50гә якын кеше яши, һәм күптән түгел Лаеш районында бу нормаль юл булмаган бердәнбер җирлек булган. Хәзер хәл тамырдан үзгәрде.
Ә барысы да 2021 елда Рөстәм Миңнехановның Лаеш районы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуында башланды. Шул вакытта аңа җирле ферманың директоры мөрәҗәгать итә. Ул Мирәтәк хуҗалыгына шактый җиңел булмавына кайгыра, чөнки авылга юл юк.
Республика Башлыгы бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә итте. Моны ул хуҗалыкны үстерүче фермерлар аеруча хакимият ярдәменә лаек дип аңлата.
— Башта юлны вак таш белән ясыйбыз. Ул утыргач, асфальт җәергә мөмкин булачак, — дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. — Ярдәм итәчәкбез, чөнки без эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, кече хуҗалыкларның да тотрыклырак булуы белән кызыксынабыз.
Шул вакыттан бирле Мирәтәктә зур үзгәрешләр була. 2022 елда күпер ремонтланган. Шул ук елның сентябрендә Чирпы- Мирәтәк юлы асфальтлана башлый.
Һәм менә инде җиде километрдан артык озынлыктагы яңа юл төзү эше тәмамлануга якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев