«Дискотека кичәсенә чакырыласыз»
яңалыклар

«Дискотека кичәсенә чакырыласыз»

Бу белдерүне күреп, Рождествено халкы Яңа ел каникулларында берничә чара планлаштырылган авыл мәдәният йортына юнәлде.

GIF-превью авторы Людмила Никифорова

Яңа ел алды көннәре — мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен иң кайнар көннәр. Бу вакытта халыкның төрле яшьтәге төркемнәре белән төп чаралар үткәрелә. 
Әйтик, Рождествено мәдәният йортында 28 декабрьдә балалар өчен «Ничектер бер яңа ел алдыннан» уен программасы белән театральләштерелгән тамаша булды. 

Мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәнова сөйли. 
— Икенче көнне, 29 декабрьдә, «Русская душа» ансамбле һәм МХО га ярдәм итүче волонтерлар өчен яңа ел кичәсе булды. Кич өйдәгечә җылы, күңелле булды!

30 декабрьдә авыл халкын дискотека кичәсенә чакырдылар. Ул Рождествено мәдәният йорты үзешчәннәре белән бергә узды. Бөтен халык өчен бию хитлары башкарылды!


«Дискотека кичәсенә чакырыласыз»

Нет комментариев