Яңа ай башлану белән россиялеләрне кайбер үзгәрешләр көтә
Кыш башлану белән Россия законнарындагы үзгәрешләр һәм норматив хокукый актлар үз көченә керәчәк
— Җәйге резина өчен штрафлар
Икенче ел Россиядә 1 декабрьдән февраль ахырына кадәр җәйге резинага тыю кертелә дигән карар гамәлдә. Шулай булгач, сүз яңалык турында түгел, киресенчә, искәртү турында: ГАИ хезмәткәрләре кыш башыннан тәгәрмәчләре алыштырылмаган автомобиль өчен 500 сум күләмендә штраф язарга яки кисәтү белән генә чикләнергә мөмкин.
-Машина урынын гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү
4 декабрьдән машина урынын рәсмиләштерү өчен гомумйорт җыелышы үткәрү таләп ителми, бары тик кадастр инженеры хезмәте генә таләп ителә, ә гомуммөлкәтнең калган милекчеләренең каршы килүе өчен 30 көне булачак.
МХО сугышчыларын башкару җыемыннан азат итү
1 декабрьдән Россиядә МХО катнашучыларын башкару җыемын түләтүдән азат ителә торган закон гамәлгә керә. Ул түләтелергә тиешле сумманың яисә түләтелергә тиешле мөлкәт хакының 7 процентын тәшкил итә.
Чайлдфрины пропагандалаган өчен штрафлар кертәчәкләр
Баласызлыкны пропагандалау Интернетта, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинофильмнарда һәм рекламада тыелачак. Штраф күләме шактый зур: гражданнар өчен ул 50 меңнән 400 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен — 100 меңнән 800 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 800 меңнән 5 миллион сумга кадәр тәшкил итәчәк.
— Мигрантлар имтиханнарны дәүләт учреждениеләрендә генә тапшырачаклар
10 декабрьдән мигрантлар өчен тестларны Россия Хөкүмәте төзегән исемлектәге дәүләт учреждениеләре генә үткәрәчәк. Яңалык, чит тел буларак, рус теленнән имтиханнарга, Россия тарихына һәм чит ил гражданнары өчен РФ законнары нигезләренә кагыла. Элек имтиханнарны коммерция структуралары да үткәрә ала иде,
— СИЗОда утыручылар озакка сузылган күрешү хокукына ия булачак
20 декабрьдән СИЗОда тоткыннарның туганнары белән өч тәүлек дәвам иткән күрешүләрен рөхсәт итүче норма үз көченә керә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гомуми һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә срок узучы хөкем ителүчеләрнең ел дәвамында дүрт һәм өч озакка сузылган күрешү хокукы бар, ә СИЗОда тотылганнарның элек мондый хокукы юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев