.Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
Россия Президенты Владимир Путинның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
«Бу бәйрәм-туган җиребезгә булган мәхәббәтебезнең символы. Гасырлар буе бердәмлек һәм теләктәшлек, дуслык һәм үзара ярдәмләшү, яхшылыкка һәм тарихи дөреслеккә ышаныч безнең зур илебезне, безнең Ватаныбызны — Бөек Россияне төзеде һәм үстерде», — дип билгеләде Игорь Комаров.
Ул күпмилләтле дәүләтебезне бүген дә уртак кыйммәтләр ныгыта дип ышана.
— Безнең көчебез шунда. Һәм хәзер, махсус хәрби операция барганда, бу хакта истә тоту аеруча мөһим, — дип ассызыклады Игорь Комаров. — ИФО халкына Ватаныбызны ныгытуга һәм тынычлык урнаштыруга үз өлешләрен кертүчеләргә рәхмәт белдерәм«, — дип өстәде тулы вәкаләтле вәкил.
Котлау сүзе азагында Игорь Комаров Идел буе халкына «ныклы сәламәтлек, ныклык һәм үзара аңлашу» теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев