Татарстанлыларның РФнең башка субъектларында төзелеш өчен җир участогын сайлау мөмкинлеге барлыкка килде.
Мондый объектлар турында мәгълүмат ачык кадастр картасында урнаштырылган. Хәзерге вакытта моның өчен махсус оештырылган «Земля для стройки» онлайн-сервисында Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Пермь крае, Самара һәм Псков өлкәләре кебек төбәкләрдә урнашкан җир участоклары турында мәгълүмат бар. Барлыгы онлайн-сервиста 362 җир участогы һәм 180 тирәсе территория турында белешмәләр күрсәтелә инде.
Әмма торак төзелеше өчен җир участокларын гражданнар әйләнешенә кертү географиясе даими рәвештә киңәя бара. Аерым алганда, Росреестр, торак төзелеше өчен яраклы участоклар турында ачык кадастр картасында мәгълүмат урнаштыру өчен, РФнең 43 субъекты белән килешүләр төзеде. Алга таба Росреестр Россиянең бөтен территориясе буенча торак төзелеше өчен җирләр турындагы мәгълүматны чагылдырырга һәм актуальләштерергә планлаштыра.
Исегезгә төшерәбез, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган «Земля для стройки» сервисы күп квартирлы йортлар һәм коттедж бистәләре төзү белән шөгыльләнүче инвесторларга, төзүчеләргә, шулай ук гади гражданнарга җир сайлау һәм сатып алу мөмкинлеге бирә.
Белешмә өчен
Торак төзелеше өчен әйләнешкә җәлеп итү мөмкинлеге булган җир участокларын һәм территорияләрне эзләү өчен ачык кадастр картасы сайтына керергә, «Участок» - «Торак төзелеше» кушымтасын сайларга һәм эзләү юлына төбәк номерын, ике нокта һәм йолдызчыкны (бушлыкларсыз) кертергә кирәк. Мәсәлән, Татарстанда бу - 16:*. Торак төзелеше өчен әйләнешкә кертү мөмкинлеге булган җир участогы яки территория белән бәйле мөрәҗәгать булдыру өчен, мәгълүмат тәрәзәсендә тиешле объект буенча "Мөрәҗәгать бирергә" сылтамасына басарга кирәк.
Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы матбугат хезмәте
Нет комментариев