Казан федераль университеты галимнәре шешкә каршы перспективалы препарат эшләгәннәр
яңалыклар

Казан федераль университеты галимнәре шешкә каршы перспективалы препарат эшләгәннәр

Казан федераль университеты (КФУ) белгечләре яман шешкә каршы активлыгы исбатланган цеолит нигезендә яман шешне дәвалау өчен инновацион препарат булдырганнар.

Препаратта кулланыла торган цеолит Татарстан Республикасында, Чүпрәле районында чыгарыла.
Эшләнгән медикамент эчәк яман шешен дәвалауга һәм онкологик авырулардан соң организмны торгызуга ярдәм итәргә тиеш. Хәзерге вакытта препарат лаборатор сынаулар уза. Киләсе этап хайваннарга клиникага кадәрге тест үткәрү булачак, шуннан соң нур терапиясе кичергән пациентлар катнашында клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла.


Казан федераль университеты галимнәре шешкә каршы перспективалы препарат эшләгәннәр

Нет комментариев