Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Кирилл атакай Тарлаши авылында гыйбадәтханәне изгеләндерде

​​​​​​​Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл Лаеш районы Тарлаши авылында төзекләндерелгән Изге Богородица Пыкравы гыйбадәтханәсен изгеләндерде.

14 октябрь датасы очраклы сайланмаган: бу көнне православие динен тотучылар Изге Богородица Пыкравын билгеләп үттеләр. Кунаклар, авыл халкы һәм руханилар төзекләндерелгән гыйбадәтханәне изгеләндерү йоласына шаһит булдылар.

 

Матур һәм мәһабәт гыйбадәтханә теләге булганнар өчен үз ишекләрен ачты. Октябрь кояшы нурлары җылыткан бу урын моннан соң гасырлар буена мәхәллә халкының күңелләрен җылытыр. Гыйбадәтханәне православие кануннары һәм йолалары буенча ачу тантанасы Казан һәм Татарстан митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл, Митрополия секретаре иеромонах Кирилл (Корытко), Лаеш округы дин әһеле игумен Никодим (Шушмаренко), гыйбадәтханә настоятеле иерей Алексий Мошков, протоиерей Иоанн Визгалов һәм Казан епархиясенең башка дин әһелләре катнашында үтте.

 

Барлык кануннарны һәм йолаларны саклап изгеләндерелгән гыйбадәтханәдә, дини җырлы догалар белән беренче тапкыр Аллаһ литургиясе булды. Килүчеләрнең барысы кыңгыраулыр чыңы астында тәреле йөрешкә чыктылар. Хачлар куелган ике гөмбәзнең кояш нурында ялтыравы мәхәллә халкының күзләрен камаштырды.

 

Гыйбадәтханәне торгызудагы тырыш хезмәтләре өчен Кирилл атакай хәйриячеләргә Казанның беренче архиерее – изге Гурий епархия медальләре тапшырды. Медальнең болай аталуы очраклы түгел. Изге Гурийның җәйге урыны нәкъ менә Тарлаши авылында була.

Ике йөз еллык тарихы булган бу стеналар күпне күргәннәр. 1942 елдан 1992 елга кадәр гыйбадәтханә ябык була һәм ашлык саклау урыны буларак файдаланыла. Изге иконалар юкка чыга: аларны яндыралар, алып китәләр, яшерәләр. Әмма руханиларның, җирле халыкның һәм ярдәмчел кешеләрнең уртак тырышлыгы белән аларның бер өлешен саклап калалар һәм гыйбадәтханәгә кире кайтаралар, яңаларын алалар.

 

Бу гыйбадәтханәдә “Покров Пресвятой Богородицы”  иконасы һәм “Утоли моя печаль” Изге Анакай образы аеруча хөрмәтләнә. Гыйбадәтханәне торгызу эшләре 2017 елда башлана, ә бүген , дүрт елдан соң, ул үзенең фасады, ландшафт матурлыгы һәм үзенчәлекле таш сукмаклары белән сокландыра. Гыйбадәтханә ишегенең чиста Архиерей күленә чыгуы табигатьнең матурлыгын һәм аның белән берләшүне искәртә.

 

Бу көн Тарлаши авылы тарихына язылыр. Ул җирле халык һәм килгән кунаклар күңелендә сакланыр. Монда күңел кушуы  буенча, чын күңелдән инанып, йөрәк кушуы белән килделәр. Әбиләр сөйләвенчә, элек монда барлык дини йолаларны үтәгәннәр, балаларга исем кушканнар, никахлар теркәгәннәр.

 

Хәзер районда яшәүчеләр бу гыйбадәтханәгә үз балалары белән килә алалар һәм электән килгән гаилә гореф-гадәтләрен дәвам итәрләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X