Күңелле стартлар һәм концерт: Ташкирмән мәктәбендә 8 март көнен ничек билгеләп үттеләр
яңалыклар

Күңелле стартлар һәм концерт: Ташкирмән мәктәбендә 8 март көнен ничек билгеләп үттеләр

8 Март алдыннан атна Ташкирмән мәктәбендә күңелле стартлар һәм концерт белән узды.

Башлангыч сыйныф кызлары башта спорт залында, аннары 5-9 сыйныфлар җыелма командасында көч сынаштылар.

Әниләр, әбиләр, укытучылар һәм укучылар өчен «Сөйкемлеләр, сөеклеләр» дип аталган концерты оештырылды. Программада — җырлар, шигырьләр, биюләр һәм юмор булды. Зал җылы һәм шатлык белән тулы иде.

Бәйрәм укучыларның сәләтләрен ассызыклады һәм язгы хисләр бүләк итте.

Мәгълүматны Светлана Сержанова бирде.


Нет комментариев