Лаеш кунаклары шәһәребезгә килүдән күтәренке кәеф алды
яңалыклар

Лаеш кунаклары шәһәребезгә килүдән күтәренке кәеф алды

Бөек якташыбыз Гавриил Романович Державинның туган көне аның исемен йөртүче музейга карата кызыксынуны тагын да арттырды.

    Державин фестивале кунаклары арасында әдәбиятчылар: шагыйрьләр, язучылар һәм журналистлар аз түгел иде. Алар Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музеена сугылмыйча кала алмадылар. Гариф Ахунов исемендәге әдәби берләшмә әгъзалары өчен биредә җентекле экскурсия оештырылды. Кунакларны музей директоры Фәридә Мортазина каршы алды һәм озатып йөрде. Хөрмәтле кунаклар экскурсоводны зур игътибар белән тыңладылар һәм бик канәгать калдылар. Мавыктыргыч экскурсия үзенчәлекле тарихи фактлары белән җәлеп итте.
Фото: Г.Р. Державин исемендәге Лаеш төбәге музее.


Лаеш кунаклары шәһәребезгә килүдән күтәренке кәеф алды

Нет комментариев