«Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналына илнең төрле төбәкләреннән 6000нән артык мәктәп укучысы һәм көллият студенты узды. 8–10 сыйныф укучылары арасында финалга 1500 кеше чыкты, аларның 14е — Татарстаннан.
Лаеш районы якташларыбыз белән аеруча горурланабыз.
27 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр финалистларны «Орлёнок» Бөтенроссия балалар үзәгендә бай программа көтә: конкурс сынаулары, команда белән эшләү, проектларны яклау һәм экспертлар белән очрашулар.
Бүләкләр дә зур: I дәрәҗә лауреатлар белем алуга 1 миллион сум, II дәрәҗә лауреатлар — 200 мең, III дәрәҗә лауреатлар 100 мең сум алачак. Моннан тыш, катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә портфолио өчен өстәмә баллар һәм Россия буйлап авторлык турлары тәкъдим ителә.
Кирилл белән Ниязга уңышлар телибез! Сезгә ышанабыз һәм җан атабыз!
Нет комментариев