Иртәгә төндә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр һәм тизлеге секундына 15–18 метрга җитүче көчле җил көтелә.
Фаразлау буенча 2026 елның 9 сентябрендә аязлы-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшүе ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең көчәюе секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төндә плюс 11, плюс 13 градус булачак. Максималь һава температурасы көндез плюс 13, плюс 15 градус көтелә.
Нет комментариев