Лаеш районына уйлап табучылар һәм рационализаторлар җыелды
Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының яшь рационализаторлары һәм уйлап табучыларының XVI «Время — вперед» белем бирү форумы старт алды.
Бу белем бирү мәйданчыгы рационализаторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Матюшинога тәҗрибәле новаторларны гына түгел, ә бу кызыклы юнәлештә үз юлын яңа гына башлаучы яки башларга ниятләүчеләрне дә чакырдылар.
Бүген форумда катнашучыларның уку өлеше уза, алар патент тикшеренүләре үткәрү буенча семинарлар тыңлыйлар. Ә аның нәтиҗәләре буенча катнашучыларга «Интеллектуаль милек объектларын саклау һәм аларны нәтиҗәле куллану» программасы буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев