Лаеш районында 2024 елда яшьләрне пенсия грамотасына өйрәттеләр
яңалыклар

Лаеш районында 2024 елда яшьләрне пенсия грамотасына өйрәттеләр

Булачак пенсия ничек формалаша һәм ни өчен бу хакта яшь чакта ук уйларга кирәк — бу хакта 2024 елда Лаеш районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына Россия Социаль фонды хезмәткәрләре сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елның ноябрендә Татарстанда укучы яшьләрнең пенсия, финанс һәм социаль грамоталылыгын арттыру буенча кампания старт алды. Бу кампания Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан инде 10 елдан артык гамәлгә ашырыла. 
Лаеш районында барлык мәктәпләр дә колачланды. Өлкән сыйныф укучыларына пенсиянең нәрсә икәнен, аның ничек формалашуын, ни өчен аның турында яшь вакытта кайгыртырга һәм «ак хезмәт хакы» алырга кирәклеген сөйләделәр. Югары сыйныф укучылары гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында да белделәр.
Социаль фонд хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучыларына пенсия грамоталылыгы нигезләре буенча " Барысы да булачак пенсия турында. Уку һәм тормыш өчен«дип аталган кулланмалар тапшырдылар. Бу кулланма Россиянең социаль фонды тарафыннан чыгарылган. 

Дәреслекнең электрон версиясе белән СФР рәсми сайтында танышырга мөмкин.
«Бу чыннан да зур һәм мөһим мәгълүмати-аңлату эше. Яшьләр өчен аларның пенсия хокукларының ничек формалашуын белү бик мөһим, бигрәк тә хезмәт эшчәнлегенең башында», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
«Үз пенсияң турында яшь вакытта кайгыртырга» — бу гыйбарә социаль Фонб хезмәткәрләренең яшьләр белән барлык очрашуларында да кызыл сызык булып узды.


Лаеш районында 2024 елда яшьләрне пенсия грамотасына өйрәттеләр

Нет комментариев