Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында төрле токым этләр күргәзмәсе узды

Узган ялларда «Казан Экспо» күргәзмә комплексында «Зилант»исеме астында төрле токым этләрнең милли күргәзмәсе узды.

Күргәзмәне Россия ау этләре үрчетү федерациясе (РФОС) оештырды. Бу чара төрле токымнарның иң яхшы вәкилләрен һәм кинология өлкәсендәге экспертларны җыйды. Ике көн эчендә күргәзмә үзәге мәйданчыгында 30дан артык токымлы 500дән артык эт тәкъдим ителде.

Жюри составына Россия, Төркия, Бразилия, Сербия, Филиппин һәм Япониядән профессиональ судьялар кергән. Алар катнашучыларны катгый критерийлар буенча бәяләде. Барлык токым этләргә экспертиза һәм иң яхшы вәкилләрне билгеләү узды. Күргәзмәдә һәр токымның иң яхшы эте билгеләнде, шулай ук катнашучылар арасында конкурслар үткәрелде.

Күргәзмә кунаклары дүрт аяклы дусларының тамашалы чыгышларын күрделәр. Шулай ук алар эт белгечләре белән аралаштылар, хайваннарны карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев