Лаеш районында халыклар бердәмлеге фестивале узды
яңалыклар

Лаеш районында халыклар бердәмлеге фестивале узды

2026 елның 4 ноябрендә Комлы-Ковал мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган фестиваль булды. Анда 5–11 сыйныф укучылары катнашты.

Бу бәйрәм Россия халыкларының бердәмлеген, һәр халыкның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирамны гәүдәләндерә. Чарада җылы, дусларча һәм шатлыклы атмосфера хөкем сөрде.

Шигырьләр, биюләр һәм күңелгә үтеп керерлек җырлар концертның бизәге булды һәм тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Балалар һәм өлкәннәрнең уртак тырышлыгы белән бәйрәм матур һәм истә калырлык узды.

Фото: Комлы-Ковал мәктәбе


Лаеш районында халыклар бердәмлеге фестивале узды

Нет комментариев