Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе сигезенче сыйныф укучылары һәм «Приют человека» («Кеше приюты») оешмасы кыен хәлдә калган кешеләргә төшке ашлар таратты.
Хәйрия эшчәнлеге ашату һәм баш өстендә түбә бирү кысаларыннан күпкә киңрәк. Бу — ярдәм һәм өмет мәйданы, анда һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзерләр. «Приют человека» кешеләргә вакытлыча сыену урыны бирә һәм аларны мөстәкыйль тормышка кайту юлында озатып бара.
Фото: Советлар Союзы Герое Б. К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе
Нет комментариев