Лаешның 2нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Агния Марычева наркотикларга каршы тәрбия буенча Республика фәнни-тикшеренү олимпиадасында беренче урынны яулады.
Аның «Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау» номинациясендәге эше жюри тарафыннан югары бәяләнде. Бүләкләү тантанасы Казанның «Россия — минем тарихым» тарихи паркында узды. Агнияне һәм аның остазлары Татьяна Нохратская һәм Евгения Кәримованы котлыйбыз!
Нет комментариев