Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешлылар халыкара бәйгедә үзләрен таныттылар

“Илһамият” сөйләм һәм вокаль сәнгать халыкара бәйгесендә безнең якташлар өч диплом алдылар.

“Сөйләм башкару” номинациясендә кече төркемдә Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәп укучысы Ясминә Григорьева уңышлы чыгыш ясады. Ул II дәрәҗә диплом алды. Уртача төркемдә шул ук номинациядә Лаешның 2нче мәктәбе укучысы Аяз Нурмөхәммәтов III дәрәҗә дипломга лаек булды. Укучыларны Гүзәлия Мингалиева һәм Ләрия Сафина әзерләде.

“Сөйләм башкару” юнәлешендә Кече Елга мәктәбе укучысы Илмир Гатауллин III дәрәҗә лауреат дип танылды. Аңа әзерләнүдә җитәкчеләре Раилә Гатауллина һәм Рауя Вәлиуллина булышкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: международный конкурс Лаишевский район роно