Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаешлылар «Абилимпикс » милли чемпионаты призерлары булдылар

Якташларыбыз инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча унынчы милли чемпионатта призер булдылар.

«Пилотсыз очу аппараты операторы» компетенциясендә Солтан Каюмов өченче урынны алды. Илвина Ермолаева «Визаж» компетенциясендә икенче була, ә Валерия Нохратская катнашучы дипломын ала. «Электроника» компетенциясендә Никита Посадский-беренче, ә Ислам Насихов-өченче урында. Илдар Фәләхов «электрон җиһазларны җыю-сүтү» компетенциясендә өченче урынны яулады.

Лидия Калиткинаның «Флористика» компетенциясендә икенче урын. Дарья Фомина, Наталья Кузнецова һәм Диана Лотфуллина бу компетенциядә катнашучыларның дипломнарын алдылар.

Балаларны конкурска тәрбиячеләр Нина Овчинникова, Ляля Хасбиева, Аида Федотова, Лилия Гордеева, шәфкать туташы Татьяна Назарычева, физик культура инструкторы Дмитрий Белоусов әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешлылар «Абилимпикс » милли чемпионаты призерлары булдылар