1 сентябрь көнне Лаешның 2нче мәктәбендә тантаналы линейка үтте.
Директор Зөлфия Газизуллина балаларны уку елы башлану белән котлады һәм аларга уңышлар теләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Шитов аларны район башлыгы исеменнән котлады. Линейкада отличникларны бүләкләделәр. Гадәттәгечә, унберенче сыйныф укучысы Беренче сыйныф кызын күтәреп бара иде, ә 1 нче сыйныф укучысы Ралина кыңгырау шалтыратты. Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйбыз!
0
0
Нет комментариев