Лаешта Әниләр көненә багышланган мастер-класс үткәрелде.
Матур бәйрәм алдыннан «Алтын көз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Бөтен әниләргә багышлана» дигән конкурс программасы үткәргәннәр.
Балалар конкурс программасында актив катнаштылар. Аннары алар кәгазьдән күләмле ачык төсләр белән открытка ясадылар.
Иҗат эшләре вакытында балалар аралаштылар һәм әниләре турында сөйләделәр: аларның исемнәре ничек, һөнәре нинди, алар нинди яхшы һәм игелекле. Открытка ясау бик күп ләззәт һәм шатлык китерде.
Балалар аңа осталык һәм сабырлык кына түгел, талант, фантазия һәм, әлбәттә инде, туган кешегә мәхәббәт тә сала алдылар.
Мастер-класста катнашучыларның барысы да бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев