Нармонка авыл мәдәният йортында шимбә өмәсе: тирә-юнь чистарып калды
яңалыклар

Нармонка авыл мәдәният йортында шимбә өмәсе: тирә-юнь чистарып калды

Лаеш районының Нармонка авыл мәдәният йортында чираттагы шимбә өмәсе узды. Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл җирлеге территориясен тәртипкә китерү өчен берләште.

Өмәдә катнашучылар чүп-чар җыйдылар һәм юлларны себерделәр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә территория күзгә күренеп чистарып, ямьләнеп калды.
Бу — уртак тырышлык белән дөньябызны яхшыртуның яхшы үрнәге. Нармон авыл җирлеген төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!


Нет комментариев