Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, Россия Герое һәм ДНР Герое Рәсим Баксиков булды.
Аның белән бергә учреждение эшчәнлеген Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Артем Солягин да күзәтте. Сәфәр барышында Рәсим Рәшит улы һәм Артем Олегович үзәк биналарын карап чыктылар, хезмәткәрләр белән аралаштылар һәм үзәкне алга таба үстерү мәсьәләләрен тикшерделәр.
Кунаклар учреждениеенең җиһазланыш дәрәҗәсенә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тулы канлы тормышка кайтырга көндәлек ярдәм итүче коллективның профессиональлегенә югары бәя бирделәр. Алар биредә һәр бала кирәкле ярдәм һәм үзенә карата җылы мөнәсәбәт тойсын өчен барлык шартлар тудырылуын аерым билгеләп үттеләр.
Фото: Лаеш тернәкләндерү үзәге
Нет комментариев