Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм волонтерлар Россия хәрбиләренә ярдәм итүне дәвам итә. Алгы сызыкка кирәкле җиһазларның һәм саклану чараларының чираттагы партиясе җибәрелде.
«Без 8 маскировка челтәре, 17 плащ-палатка һәм куллар өчен саклагыч крем салынган 4 тартма тапшырдык», — дип билгеләп үтте авыл клубы мөдире Любовь Хәсәнова.
Авыл хатын-кызлары үз куллары белән үргән маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм ныгытмаларны һава күзәтүеннән яшерергә ярдәм итә. Күп функцияле булуы белән танылган армия плащ-палаткалары исә кыр шартларында алыштыргысыз.
Гуманитар йөкне озату — мәдәният учреждениесе базасында оештырылган үзара ярдәм акциясенең чираттагы этабы. Җиңүне якынайту өчен җирле халык даими рәвештә җыела: әйберләр җыялар, челтәрләр үрәләр һәм тушенка әзерлиләр.
Фото: Рождествено авылы клубы архивыннан
Нет комментариев