Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр түләү башланды

Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, бүгенге көннән башлап, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган керемнәре зур булмаган гаиләләргә яңа айлык пособие түләргә керештеләр.

Фото: «Татар-информ» архивы, Егор Никитин.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Хөкүмәт утырышында чыгыш ясаганда, 3,5 миллион балага 2,5 миллионнан артык гариза керүен хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, яңа пособиеләр «Россия Почтасы» аша биреләчәк яки дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша тиешле гаризалар биргән ата-аналарның картасына күчереләчәк.

Май аенда түләүләр берьюлы ике айга - апрель һәм май айларына биреләчәк. Бер балага пособие, гаилә кеременә карап, төбәктә билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% күләмендә исәпләнә: бу уртача 6 меңнән 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

 

Михаил Мишустин социаль блокка кураторлык итүче вице-премьер Татьяна Голиковага һәм РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка, барысы да «тиз һәм уңайлы» булсын өчен, пособиеләрне түләүне оештыруны шәхсән контрольдә тоту үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев