Хөрмәтле якташыбыз — актив тормыш позициясе үрнәге
Лаеш районының Габишево авылындагы 1750 санлы сайлау участогында Илнур Габдрәшит улы Гарипов тавыш бирде. Ул — «За отличие в охране государственной границы СССР» медале кавалеры, РФ мактаулы доноры, Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы, көрәш тренеры. Аның бу адымы актив гражданлык позициясе яшькә һәм казанышларга гына бәйле түгел икәнен тагын бер кат исбатлый. Ил һәм туган як өчен күп эш эшләгән кеше бүген дә мөһим вакыйгалардан читтә калмый.
Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 18-20 сентябрь көннәрендә уза, сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Сайлау участокларына килегез һәм, Габишево халкы кебек, туган ягыбыз һәм ил киләчәге өчен үз тавышыгызны бирегез.
Нет комментариев