Татарстанның хезмәт министры урынбасары Лаеш шәһәрендә булды
яңалыклар

Татарстанның хезмәт министры урынбасары Лаеш шәһәрендә булды

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Расим Баксиков Лаеш районына эш сәфәре белән килде.

Сәфәр кысаларында ул ТР Хезмәт министрлыгы карамагындагы учреждениеләр коллективлары белән очрашулар үткәрде һәм төбәкнең социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. Бу очрашулар хезмәт һәм социаль яклау өлкәсендәге мөһим мәсьәләләрне тикшерүгә, шулай ук хезмәттәшләр арасында үзара тәҗрибә уртаклашуга менә дигән этәргеч булды. 

Министр урынбасары урыннардагы хезмәткәрләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде, коллективларга алга таба да зур уңышлар һәм чәчәк ату теләде.


Татарстанның хезмәт министры урынбасары Лаеш шәһәрендә булды

Нет комментариев