Лаеш дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре йорт хайваннарын чиплау һәм аларга вакцинация ясау буенча даими рәвештә чаралар үткәрәләр.
Белгечләр күптән түгел тикшерүләр үткәрделәр.. Алар 25нче Октябрь исемендәге совхоз поселогында, Яңа Сапугали, Ташкирмән, Татар Сараланы, Бим, Тургай, Яңа Сокуры һәм Пәрәү авылларына бардылар.
Ветеринарлар турыдан-туры торак пунктларның үзенә киләләр, бу исә хайван хуҗаларына район үзәгенә барып йөрмәскә мөмкинлек бирә.
Фото: Лаеш ветеринария берләшмәсе
Нет комментариев