«Абилимпикс» мактау пьедесталын Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр биләде
җәмгыять

«Абилимпикс» мактау пьедесталын Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр биләде

Инвалидлар һәм ОВЗ белән авыручылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» ХІ илкүләм чемпионатының төбәк этабының беренче көнендә «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү«компетенциясендә җиңүчеләр билгеле булды.

Фото: РЦДПОВ
Лаеш техник-икътисадый техникумы остаханәсе базасында Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр биремнәрне бик әйбәт башкардылар, аларны ЛФК буенча инструктор-методист Дмитрий Белоусов озатып йөрде.
«Мәктәп укучылары» категориясендә мактаулы өченче урынны Илүс Габдрахманов, икенче урынны Григорий Володин алды һәм Алмаз Нуруллин җиңүче булды. 
— Балалар беренче тапкыр һөнәри конкурста үз осталыкларын сынап карадылар һәм шундый уңышка ирештеләр!
Балаларны бүләкләре белән котлыйбыз, — диде тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Татьяна Сәгыйтова. — Алынган тәҗрибә аларның киләчәк тормыш юлында яхшы старт мәйданчыгы булыр дип өметләнәбез.


«Абилимпикс» мактау пьедесталын Лаеш тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр биләде

Нет комментариев