Агачлар утырту  чыгарылыш балалары өчен традициягә әверелде
җәмгыять

Агачлар утырту чыгарылыш балалары өчен традициягә әверелде

Сокурының «Ромашка» балалар бакчасында гүзәл бер традиция барлыкка килде — бакчаны тәмамлаучы балалар аның территориясендә агачлар утырта.

«Абрикосики» төркеме балалары тәрбиячеләре һәм ата-аналары белән бергә бер чыршы, ике нарат һәм бер өрәңге агачы утырттылар. Балалар мәктәпкә китәр, ә агачлар монда калып, башка нәниләрне, ата-аналарны һәм хезмәткәрләрне сөендереп торачак. Агач утырту аша алар изгелек традициясе тудыралар.Агач — ул тормыш һәм белем символы. Алар, үсә-үсә, шушы чыгарылыш сыйныф балаларын искә төшереп торачак. Агачлар утырту — ул экология турында кайгырту гына түгел, ә Җир йөзендә үзеңнән соң якты бер эз һәм истәлек калдыру мөмкинлеге дә!

Фото: Сокурының «Ромашка» балалар бакчасы


Нет комментариев