Җәйге каникулларда «Хезмәт десанты»
җәмгыять

Җәйге каникулларда «Хезмәт десанты»

Габишев мәктәбенең мәктәп яны лагеренда чираттагы көн Экология көне дип игълан ителде.

Көн иртәнге зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң вожатыйлар «Король Чүп-чар белән көрәш» дигән зур булмаган тамаша күрсәттеләр. Аннары балалар «Хезмәт десанты» на җыелдылар һәм территорияләрне җыештырдылар. Балалар һәм яшүсмерләр чүп ташларга ярамаганын яхшы белә.

Чаралар барышында балалар табигать объектларын өйрәнүдә белемнәрен һәм кызыксынуларын күрсәттеләр. Алар аңа сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеген һәм кирәклеген билгеләп үттеләр, кече ватаннары өчен игелекле эшләрдә катнашырга теләк белдерделәр. Саф һавада спорт уеннарыннан башка нинди лагерь көне инде!

Фото: М.Ә.Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбе


Җәйге каникулларда «Хезмәт десанты»

Нет комментариев