Еллар үтә, кешеләр тормыштан китә...
Валентина Хазова
Фото Валентина Хазова архивыннан
Быел 20 гасырның өлкән буыны вәкиле, Астраханканың җирле кешеләреннән фәкать минем тутам Кисова-Кудряшова Татьяна Ивановна гына калды.
Ул өлкән яшьтә – 2021 елның 30 сентябрендә аңа 88 яшь тулды. Яхшы, хөрмәткә лаек еллар. Аның өен авыл саклый, тәрәзәләре олы урамга карый, ә хәзер хуҗабикә үзе Казанда яшәүче улында һәм кызында “кунакта”.
Таня тутам Астраханка авылында Кудряшовлар – Иван һәм Мария гаиләсендә туа һәм үсә. Минем исем атам – Кисов Константин Петровичка, армиядән кайткан чибәр егеткә, кияүгә чыга. Таня апайны яучылаганда мине күчтәнәчләр белән нәни кодагый итеп кич утыруга алдылар. Мич яна, сыйлар әзерләнә, ә мин өстәл артында йокыга киткәнмен (мин моны хәтерлим, миңа җиде яшь иде). Әмма кәләшне сакладым, безнеке булды. Татьяна Ивановна ире белән 60 еллап яшәде, ике бала үстерделәр. Гомере буе хезмәттә булды, колхозда да, үз хуҗалыгында да: ире басуда тракторда, үзе фермада сыер сауды, ә аннан озак еллар ФАПта санитарка булып эшләде.
Татьяна Ивановна авылдашлары өчен үз кеше, “ашыгыч ярдәм”гә әйләнде. Медсестралар гел авылда яшәмиләр. Менә шуңа күрә тәүлекнең теләсә нинди вакытында кешеләр ярдәм, киңәш сорап Татьяна Ивановнага киләләр. Бик тә җаваплы, төгәл, чиста, барысына ярдәм итә, булыша. Җылы куллары, ачык йөзе өчен авылдашлары аңа рәхмәтле. Ә өендә бакча, хуҗалык, әле өстәвенә кайнанасы, минем әбием Аграфена Васильевна, белән уртак тел дә табарга кирәк. Әбием 95кә җитеп үлде. Безнең белән, оныклары белән, ул ягымлы иде, итәге кесәсеннән алып конфетлар бирә иде. Гаиләдә барысы да була. Таня апай кул эшләренә дә оста булды – күлмәкләр текте, пәрдәләр, ашъяулыклар, челтәр бәйләде, мендәр тышлары, салфеткалар чикте. Ә ничек итеп оекбашлар ямый иде! Сокланырлык, җөе җөйгә туры килеп тора, әйтерсең вологод челтәре. Ул боларның барысына кызын да өйрәтте.
Аның балалары – улы Александр һәм кызы Надежда да эшкә өйрәнеп үстеләр. Тутамның 6 оныгы, 11 оныкчыгы бар Хәзер кул эшләре тотмый, сәламәтлеге мөмкинлек бирми. Таня апай ире, минем абзам, белән бәлешләр, пәрәмәчләр,сумсалар, татлы кабартмалар пешерүләрен искә ала. Мин боларны үзем күрдем. Аның пәрәмәчләре авыл бәйрәмнәрендә табын күрке булды. Кызарып пешкән, эремчегенә йомырка салынган, ә өстенә йөзем сибелгән, әйтерсең көнбагыш. Балык “туны” да тәмле була: балык сөякләрен эскәк белән чистарта иде. Татьяна Ивановна авыл бәйрәмнәрендә җырларга яратты, ә туйларда- әнинең кызыл сарафанын киеп йола такмаклары җырлады. Ире гармунда уйнады, ул җырлады. Аның аяклары Астраханкадан Нармонкага кадәр барлык болыннарны йөреп чыкты – төрледән төрле гөмбәләр җыйды. Мин дә аның белән йөрдем, сөйләгәнен тыңладым, ул миңа үз тормышы хакында сөйләде. Сретеньеда
Рождествено мәдәният йорты хезмәткәрләре белән очрашкач ул борынгы йолалар, авыл бәйрәмнәре турында сөйләде. Таня апай турында кешеләр яхшы сүзләр әйтәләр. Татьяна Ивановна, сезгә бары изге теләкләр.
Р.S. Авылым минем! Туган авылым! Ә хәзер авыл яңа: өйләр, кешеләр, заман. Астраханкага яңа яшәүчеләр килә. Казан Изге Анасы гыйбадәтханәсе торгызыла. 454 ел булган авыл яши.
Нет комментариев