Ата-аналар комитетларының республика конкурсы: ярымфиналга йомгак ясалды
җәмгыять

Ата-аналар комитетларының республика конкурсы: ярымфиналга йомгак ясалды

Казандагы 188нче лицей базасында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре«республика конкурсының ярымфиналы узды.

Фото: Воспитание Лаишево.
Чарада Татарстан Республикасының 17 муниципаль районы вәкилләре катнашты. Алар гаилә һәм мәктәп арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Командалар өч чыгыш әзерләде:
• «Безнең күңелле дус сыйныф» визит карточкасы; 
• проектны тәкъдир итү;
• Ватанны саклаучылар елына багышланган «Батырлык, кыюлык һәм хәтер» иҗат номеры.

Киеренке көрәштә Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәбенең 8 «А» сыйныф ата-аналар командасы икенче урынны алып финалга чыкты. Финал чарасы 5 апрельгә Мөслим районында узачак.

Лаешның 2 нче урта гомуми белем мәктәбен уңышлы чыгышлары һәм финалга чыгулары белән котлыйбыз! Командага алга таба уңышлар һәм якты җиңүләр телибез.


Ата-аналар комитетларының республика конкурсы: ярымфиналга йомгак ясалды

Нет комментариев