.
Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!
01.30 — иртәнге намазга азан әйтелә
02.00 — иртәнге намазның фарызы укыла
02.30 — Коръән уку
03.00 — кояш чыга
03.00 — Корбан гаете вагъәзе
03.30 — Гает намазы укыла
04.00 — өйләргә таралышабыз
27, 28, 29, 30 июнь һәм 1 июль тәкбир әт-Тәшрик көннәре.
27-нче июнь — Гарәфә көне.
Гарәфә көнендә (27-нче июнь — 9-нчы Зөлхиҗҗә ) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13-нче көнендәге икенде намазын да (1-нче июль) кертеп, 23 фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (ир-атлар тавыш белән хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу — Тәшрикъ көннәре дип атала.
Нет комментариев