Чирпы чиркәвен митрополит Кирилл изгеләндерде
җәмгыять

Чирпы чиркәвен митрополит Кирилл изгеләндерде

 Кояшлы, җылы май көне Чирпы авылы тарихында һәм авыл җирлегенең православие динен тотучылар хәтерендә мәңгегә сакланыр.

Автор фотосы

Чирпылыларның шатлыктан балкыган йөзләре авыл гыйбадәтханәсенә төбәлде – эшләми торган Смоленский Божия Матерь, Сергий Радонежский иконасы чиркәве, аны авылда яшәүчеләр үз көчләре белән бер генә ел торгызырга тырышмыйлар. Чиркәүне чистарттылар, җимереклек елларында җыелган чүп-чарны түктеләр, гөмбәзне күтәрделәр. Менә, ниһаять, бу күңелләрне тетрәндергән вакыйга -  гыйбадәтханәне изгеләндерү һәм аның гөмбәзенә кач урнаштыру.

Чирпыда качны изгеләндерү хезмәтен Татарстан митрополиясе башлыгы Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үзе үтәде. Мәртәбәле кунакны авыл халкы ипи-тоз белән каршы алды, атакайны күрү өчен бала-чага да җыелган. Ә Владыка балалар белән рәхәтләнеп аралашты, мәктәп эшләре турында һәм булачак каникул турында сорашты. Мәхәллә халкы белән ул тормыш турында, гади зат буларак сөйләште.

Митрополит Кирилл дини хезмәт үткәрде, килүчеләрнең барысына хәер-фатыйхасын бирде, качка изге су бөркеде һәм аны чиркәү гөмбәзенә күтәрүгә фатыйхасын бирде. Бу көнне теләге булган һәр кеше Аллаһ ярдәменә ышанып һәм өметләнеп үз теләкләрен сорый алды.

Татарстан митрополиясе башлыгы чиркәүне карады, Лаеш районы җитәкчеләре һәм җирле мәхәллә вәкилләре белән кайбер төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерде. Ул шулай ук авыл кешеләре үз көчләре белән төзегән зираттагы  кәшәнәдә булды, авылда хөрмәтләнгән җирле дин әһеле каберен карады.


Лаеш районы Чирпы чиркәвен митрополит Кирилл изгеләндерде

Нет комментариев