Дуслык көне нинди була?
җәмгыять

Дуслык көне нинди була?

Нармонка мәктәбенең «Солнышко» мәктәп яны лагере балалар өчен үз ишекләрен ачты.

Смена ачылуга багышланган тантаналы линейкадан соң балалар җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле һәм кызыклы биремнәр башкардылар.

Мәктәп яны лагеренда төрле күңел ачулар белән тулы кызыклы көн «Дуслык көненә» багышланган иде. Көн гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланды. Аннары, гадәттәгечә, барысы да, отряд речевкасын башкарып, тәмле иртәнге ашка киттеләр.

Балалар, пешекчеләргә рәхмәт әйтеп, «Син миңа ошыйсың» уенына киттеләр. Барысына да күңелле иде. Иң мөһиме — балалар бер-берсенә ярдәм итәргә тырыштылар. Димәк, лагерьда Дуслык көне файдалы узган!

Фото: Норманка мәктәбе

 

 


Дуслык көне нинди була?

Нет комментариев