Имәнкискәдә Татарстан халыкларының мәдәни коды турында дәрес узды
җәмгыять

Имәнкискәдә Татарстан халыкларының мәдәни коды турында дәрес узды

Имәнкискә авылында рәссам Гөлсинә Вәлиеваның өй галереясендә 1–4 нче сыйныф укучылары өчен «Өч халык — өч мирас» проекты кысаларында «Бердәмлек палитрасы» интерактив дәресе үтте.

  Балалар төрле халыкларның бизәкләре, төсләре һәм символлары белән танышты, рәссам картиналарын карады һәм үзләре дә рәсем ясады. Укучылар төрле төсләрнең бергә кушылып яңа төсмерләр тудыруын күрде. Бу — төрле традицияләрнең дә бердәм һәм матур дөнья булдыра алуына мисал.
Гөлсинә Вәлиевага кунакчыллыгы һәм балаларны иҗатка җәлеп итүе өчен зур рәхмәт! Мондый очрашулар күңелнең иң гүзәл кылларын тибрәтә.


Имәнкискәдә Татарстан халыкларының мәдәни коды турында дәрес узды

Нет комментариев