Кадетлар полкы артты
Столбище укучыларын кадетлыкка багышладылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбендә бик мөһим вакыйга булды — 5 К классын кадетлыкка багышладылар.
Балалар өчен бу бик мөһим мизгел. Алар кадет антын шатлык һәм горурлык белән кабул иттеләр — дисциплиналы укучылар булырга, яхшы укырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, көчсезләргә ярдәм итәргә, үз Ватанын яратырга һәм якларга ант иттеләр. Мондый мөһим вакыйга укучылар өчен үз-үзләрен һәм характерларын камилләштерү, лидерлык сыйфатларын формалаштыруга алга таба бер адым да.
Балаларны Лаеш районы мәгариф идарәсе башлыгы Лия Хөсәенова, Столбище авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ремис Илһамов, «Россия танкистлар берлеге» идарәсе әгъзасы Илмир Гыйләҗев, запастагы подполковник, «Юнармия ВВПОД» РОО Штабы начальнигы урынбасары Риат Хәбибрахманов, Федор ата һәм Илдар хәзрәт котладылар.
— Кадетлыкка багышлау- гади формальлек кенә түгел, бу тормышны үзгәртә һәм характерны формалаштыра торган мөһим вакыйга, — дип билгеләп үтте Столбище мәктәбе директоры Ирина Романова. — Без кадетларыбызга тормыш юлыннан кыю һәм ышанычлы атлаучы, барлык укучыларга үрнәк күрсәтүче Ватаныбызның чын патриотлары булуларын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев