Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Халык санын алучыларны укыту башланды

​​​​​​​Бөтенроссия халык санын алуга хәзерлек максатында Лаешта 16 кеше укыды.

Укулар Лаеш үзәк китапханәсендә оештырылды. Булачак җанисәп алучылар контролерлары теоретик һәм практик белемнәрен күтәрде. Халык санын алу кагазь битләрен тутыруда һәм планшетлы компьютерда эшләү күнекмәләрен шомарттылар. Аларның максаты-халык санын исәпкә алу вакытында район авылларында 95 кешенең эшен яхшылап оештыру.

Шуны исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия хаык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр узачак. Лаеш районында 15 җанисәп алу һәм даими эшләүче участок булдырылды. Адреслары һәм кайнар линия телефоннары Лаеш муниципаль районы сайтында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X