Лаеш районы балалары һәм аларның ата-аналары приюттагы этләргә азык җыйганнар
җәмгыять

Лаеш районы балалары һәм аларның ата-аналары приюттагы этләргә азык җыйганнар

«Золотой ключик» Комлы-Ковал балалар бакчасында» Эковесна-2025″ проекты кысаларында хәйрия акциясе үткәрелде.

Столбище авылындагы приютта тотыла торган этләргә азык җыярга чакыруга барысы да — балалар бакчасы коллективы, анда тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә җавап бирде.

Кыска гына вакыт эчендә битараф булмаган балалар һәм өлкәннәр ярдәмендә 40 килограмм азык җыеп алынды. Аларны адресатка тапшырганнар инде. Ә «Золотой ключик» балалар бакчасында киләчәктә дә мондый хәйрия акцияләрен уздырырга планлаштыралар.

Фото: Казандагы йортсыз хайваннар приюты


Лаеш районы балалары һәм аларның ата-аналары приюттагы этләргә азык җыйганнар

Нет комментариев