Лаеш районы — «Безнең ишегалды» программасын үтәү буенча алдынгылар рәтендә
ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең ишегалды» республика программасының үтәлеше турында сөйләде.
Хәбәр ителгәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләренең гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә. Бу күрсәткечләр планлы һәм узган елгы нәтиҗәләрдән түбәнрәк.
Шул ук вакытта Лаеш районы «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләрен беренче булып тәмамлады. Күп фатирлы йортларның ишегалларында юлларны ремонтлау Татарстан Республикасының 31 районында дәвам итә. Шулай ук безнең район ишегалларында тышкы яктыртуны тулысынча яңартып бетергән ун район арасына керә. Тышкы яктыртуны урнаштыру эшләре республиканың 22 муниципаль берәмлегендә алып барыла. Тулаем Татарстан буенча алар 60% ка үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев