Волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга һәм өлкәннәргә бүләкләр тараталар.
Фотоны Зөһрә Лезина бирде
А. Денежкин исемендәге Балаларның Шәфкатьлелек ордены чакыруы буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр булган гаиләләргә “Любящие сердца” инициатив төркем килде Аңа Казан, Томск, Ижау һәм зур илебезнең башка шәһәрләреннән волонтерлар керә.
Кыш бабай (Марсель Хәсәншин) һәм куян (Роман Шувалов) 23 өй буенча йөреп чыктылар һәм балалар, яшьләр һәм өлкән буын кешеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
Өлкәннәр һәм балалар татлы бүләкләргә һәм игътибарга бик тә сөенделәр.
Нет комментариев