Әлмәттә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы конкурсына йомгак ясалды.
Лаеш районы данын конкурста Нармонка мәктәбенең педагог-оештыручысы Альбина Занина яклады. Конкурс нәтиҗәләре буенча Альбина Вагисовна «Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә өченче дәрәҗә диплом алды.
Фото: Лаеш тәрбиясе
Нет комментариев