«Белогорье» яшьләр үзәге белгечләре Комлы Ковал мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрделәр.
Очрашуда Татарстан яшьләре өчен кызыклы мөмкинлекләр һәм «Ватан киләчәге» проекты турында фикер алыштылар. Балаларга патриот булу нәрсә ул һәм үз-үзеңне камилләштерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Укучылар ораторлык сәнгате, актерлык осталыгы, этикет һәм беренче ярдәм буенча мастер-классларда катнаштылар. Шулай ук алар белән психолог очрашты.
Очрашу «Ватан киләчәге» проекты кысаларында узды, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсында җиңде.
Нет комментариев