Лаеш районы укучылары каникулларда мәктәп яны бакчасында эшлиләр
җәмгыять

Лаеш районы укучылары каникулларда мәктәп яны бакчасында эшлиләр

Уку елы тәмамланды, күптән көтелгән каникуллар башланды. Бакча эшләренең кызган чагы.

Имәнкискә мәктәбе бакчасында балалар да, укытучылар коллективы да актив эшли.

Бу мәшәкатьле, игътибарлылыкны һәм көч куюны таләп итә торган эш. Ләкин дусларың һәм яраткан укытучыларың белән бергә эшләгәндә, эш җырлап бара.

Уртак тырышлык белән алар мәктәп яны участогына чәчәкләр, шулай ук бәрәңге һәм башка культуралар утырттылар. Алда өч җәй ае, балалар һәм өлкәннәргә чүп үләннәрен утарга, үсентеләргә су сибәргә һәм аларны карарга туры киләчәк. Мондый эшләр балаларны тәртипкә өйрәтә һәм аларга өстәмә практик белемнәр бирә.

Фото: Имәнкискә мәктәбе


Лаеш районы укучылары каникулларда мәктәп яны бакчасында эшлиләр

Нет комментариев