Лаеш районы укучылары өчен Мамай курганы буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде
җәмгыять

Лаеш районы укучылары өчен Мамай курганы буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде

Бу көнне тарихының мөһим датасы — Сталинград сугышы тәмамлануның 82 еллыгы билгеләп үтелде.

Рождествено мәктәбенең 5-7 класс укучылары «Җиңү юллары белән» юлга чыктылар. Педагоглар белән бергә алар «Сталинград сугышы» музей-панорамасы һәм Волгоградтагы «Мамай курганы» Сталинград сугышында Җиңүгә багышланган һәйкәл-ансамбле буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Россиянең Хәрби дан көнендә балалар ата-бабаларыбызның 1943 елда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүләрен белделәр. Виртуаль экскурсия балаларда онытылмас тәэсир калдырды.

Фото: Рождествено мәктәбе


Лаеш районы укучылары өчен Мамай курганы буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде

Нет комментариев