Урта Девятово мәктәбе укучылары һәм хезмәткәрләре гыйбадәтханә һәм чишмә тирәсен тәртипкә китерде.
Мәктәп балалары, укытучылар һәм техник персонал Алла кешесе Алексий православ гыйбадәтханәсе (храмы) һәм чишмә территориясен җыештырырга чыкты.Балалар эшкә актив керештеләр: корыган үләннәрне җыйдылар, узган елгы яфракларны һәм ботакларны себерделәр, чүп үләннәрен утадылар. Эш физик көч таләп итсә дә, барысының да кәефе шәп иде — изге урын файдасына хезмәт итү, үз өлешеңнең аны тагын да яктырак һәм төзекрәк итәчәген белү бик күңелле бит.
Фото: Урта Девятово мәктәбе
Нет комментариев